Татарстанда Владимир Путинга сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш бирде

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Татарстанда иртәнге 8 сәгатькә участок сайлау комиссияләренең 100 процент беркетмәләре эшкәртелде. 18 мартта булган сайлауларга алдан ясалган нәтиҗәләр буенча Россиянең гамәлдәге Президенты Владимир Путин өчен Татарстанда сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш бирде, дип яза “Татар-информ” МА.
Икенче урында КПРФтан Павел Грудинин урнашты, аңа сайлаучыларның 9,06 проценты тавыш бирде. Өченче урында - 3,01 процент тавыш җыйган Владимир Жириновский (ЛДПР). 
Максим Сурайкин (“Россия коммунистлары”) 1,68 процент тавыш алды. Ксения Собчакны (“Гражданнар инициативасы”) республикада 1,3 процент сайлаучы хуплады. 0,87 процент белән Григорий Явлинский (“Яблоко”) алтынчы урында.
Шулай ук бер проценттан да кимрәк тавыш җыючылар арасында Борис Титов (Үсеш партиясе) – 0,59 процент һәм Сергей Бабурин (“Россия гомумхалык берлеге” партиясе) – 0,58 процент.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International