Татарстан муниципалитетларына яшел зонада машина куючыларны штрафка тарту рөхсәт ителде

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Татарстанда муниципалитетлар 2018 елның 30 мартыннан яшел зонада, балалар мәйданчыкларында һәм йорт яны территорияләре хуҗалык мәйданчыкларында машина куйган өчен автомобильчеләргә штраф салу хокукы алды. Республика законнарына тиешле төзәтмәләргә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Автомобильләрне дөрес куймаган өчен физик затларга штраф 2-3,5 мең сум, вазыйфаи затларга – 5-20 мең сум, юридик затларга – 50-100 мең сум тәшкил итә.
Әгәр дә гражданнар һәм юридик затлар эшчәнлеге хокук бозуларны, һәлакәтләрне, табигый бәла-казаларны һәм башка гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә, саклау чараларын үтәүгә, җәмәгать тәртибен һәм иминлекне саклауга юнәлтелгән булса, штраф салынмый.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International