Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2017-2020 елларда Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурста сайлап алу башлануын игълан итә.
Гаризаларны 2018 елның 20 мартыннан 18 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре түбәндәге адрес буенча кабул итә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3нче кат, 309 каб. Гаризалар эш көннәрендә 9.00-16.00 сәгатьләрдә кабул ителә.
Грант бирү тәртибе һәм документлар формасы турында мәгълүмат монда урнаштырылган.