Баулы муниципаль районының Поповка авыл җирлегендә суүткәргеч торбаларны карап чыктылар һәм кардан чистарттылар. Су басуга каршы төп чараларны монда алдан ук – көзлектә үткәрделәр, дип яза “Хезмәткә дан” район газетасы. “Алойл” предприятиясе биргән махсус техника ярдәмендә Кучема елгасын тирәнәйттеләр һәм аның ярларын ныгыттылар, юкса ул соңгы елларда шактый саеккан һәм юнәлешен үзгәртә башлаган, шуның белән торак йортларны су басу куркынычы туа иде.