Нурлат муниципаль районының Богдашкино авылында республика программасы буенча төзелгән яңа модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Районда әлеге программа кысаларында торгызылган 11нче ФАП бу. Пункт 500дән күбрәк авыл кешесенә табибка кадәрге башлангыч ярдәмне күрсәтәчәк.
ФАПны ачуда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов һәм Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.