Татарстанда 1 апрельдән дәүләт хезмәткәрләре хезмәтенә түләү системасы үзгәрә

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 1 апреленнән Татарстанда дәүләт граждан хезмәте хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү системасы үзгәрә. Тиешле законопроект бүген V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 36нчы утырышында депутатлар тарафыннан хупланды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Закон проекты белән федераль дәрәҗәдә каралган һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителгән дәүләт хезмәткәренә айлык акчалата түләү структурасы саклана. Бер үк вакытта кызыксындыручы түләүләр киметеләчәк, ә вазыйфаи окладлар күләме арттырылачак.
Яңалык турында җентекләп монда белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International