Саба муниципаль районында арендага бирелүче ун берәр фатирлы йортлар төзү тәмамланды. Иске Мичән, Шекше, Юлбат, Мингәр, Сатыш һәм Тимершык авылларында, шулай ук Лесхоз бистәсендә урнашкан торак җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре өчен билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды хәбәр иткәнчә, авыл җирләрендә аренда торагы программасында катнашучы сабалылыр ихтыяҗы өчен тагын арендага бирелүче бер фатирлы биш йорт төзелә. Эш ахырына якынлаша.