Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясендә “Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе – 2017” республика конкурсы уздыру буенча конкурс комиссиясе утырышы булды.
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һәм башка экспертлар катнашындагы чараны “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе һәм конкурс комиссиясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, “Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе" конкурсы “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе инициативасы белән 2015 елдан бирле уздырыла. Аның гомуми бүләкләү фонды 50 миллион сум тәшкил итә. Шушы ара эчендә конкурсның җиңүчеләре һәм призерлары исемен 360 ТИҮ яулады. Аларга 160 мең сумнан алып, 665 мең сумга кадәр булган максатчан грантлар тапшырылды.
Быелгы конкурсның җинүчеләре һәм призерлары исемлеге белән биредә танышып була.