Кемероводагы “Кышкы чия” сәүдә үзәгендә булган зур янгыннан соң, Чаллы шәһәренең сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә дә янгын куркынычсызлыгын өстәмә тикшерүләр булачак. Бу турыда “эшлекле дүшәмбе”дә Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте, дип яза “Татар-информ” МА.
“Бәла үзе генә йөрми. Якшәмбе көнне күңел ачу үзәгенә килгәндә Кемерово кешеләре үлемгә баруларын уйламагандыр. Чаллы шәһәренең барлык сәүдә-күңел ачу үзәкләрен янгын куркынычсызлыгы ягыннан җентекләп тикшерергә кирәк. Каникуллар башлана – безнең балалар белән моңа охшаш хәлләр булмаячагына ышанырлык булсын,” – диде Наил Мәһдиев.
Исегезгә төшерәбез, 25 мартта Кемероводагы сәүдә үзәгендә зур янгын чыкты. Дистәләгән кеше, шул санда балалар һаләк булды, 50ләп кеше зыян күрде, аларның кайберләре авыр хәлдә. Тагын 27 кеше хәбәрсез югалган, дип санала.