Узган шимбә көнне, 24 мартта, Чаллы шәһәрендә Буа якташлыгының 20 еллыгы уңаеннан бәйрәм чарасы булды. “КАМАЗ” мәдәни үзәгендә булып узган очрашуда кунаклар күп булды. Алар арасында Чаллы мэры урынбасары Флера Андреева, Буа муниципаль берәмлеге башлыгы беренче урынбасары Илдар Еремеев җитәкчелегендәге зур делегация,Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров һәм башка бик күпләр бар иде. Якташ артистлар чыгышы кичәнең чын бизәге булды.