Шушы көннәрдә Менделеевскида муниципаль берәмлек Әтиләр советының чираттагы утырышы булды. Аның эшендә Менделеев муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артем Мессеев, районның Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе башлыгы Константин Макаров һәм башкалар катнашты.
“Менделеевск хәбәрләре” район газетасы хәбәр иткәнчә, очрашуның төп темаларының берсе яшүсмерләр арасында асоциаль тәртипне кисәтү һәм балаларны граждан-ватанпарвәр рухта тәрбияләү булды.
Җәмәгать оешмасы рәисе Денис Копосов, утырышта чыгыш ясап, Советның төп бурычлары булып ата булу белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен иҗтимагый киңлек булдыру, тулы бумаган гаиләләрдәге балаларга хәлдән килгәнчә ярдәм итү, балалар һәм аларның ата-аналары арасында үзара мөнәсәбәтне яхшырту максатында чаралар үткәрү, шулай ук аталар остазлыгы институтын яңарту торуын билгеләп үтте.
Совет хәзер үк инде аталарны балалар белән мәдәни-масса чараларына җәлеп итә, бергәләп сәфәрләр һәм экскурсияләр оештыра, спорт һәм өстәл уеннары уздыра.