2013 елдан 2017 елгача Татарстанда дәүләт исәбенә 1502 балалар йорты чыгарылыш яшүсмерләре торак шартларын яхшыртты. Агымдагы елда республикада 297 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла.
Яңа Чишмә муниципаль районында ятим балалар өчен ике берфатирлы йорт төзелде инде. Аларның һәркайсының гомуми мәйданы 80 квадрат метрдан күбрәк. Яңа йортларга ятимнәр тиешле документларны рәсмиләштергәннән соң күчәчәкләр, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды сайтында.
Шул ук вакытта Әлки муниципаль районында балалар йорты чыгарылыш яшүсмерләре өчен тагын җиде берфатирлы торак төзү тәмамланып килә.