28 март Россиядә милли матәм көне дип игълан ителде

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Кемерово шәһәрендә “Кышкы чия” сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын нәтиҗәсендә кешеләр һәлак булуы белән бәйле рәвештә 28 мартны милли матәм көне дип игълан итү турында Указга кул куйды.
Бу көнне илнең бөтен территориясендә дәүләт флагларын төшерәчәкләр, мәдәни учреждениеләргә һәм телерадиокомпанияләргә күңел ачу чараларын һәм тапшыруларны үткәрмәскә тәкъдим ителде, Россия Хөкүмәте, илебез субъектлары дәүләт хакимияте органнары белән бергәләп, һәлак булучылар гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча кирәкле чаралар күрәчәк.
Аннан элегрәк Владимир Путин Кемерово халкын фаҗигада гаеплеләрнең барысы да җәза алачак, дип ышандырды.
Кемероводагы “Кышкы чия” сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын 25 мартта чыкты. Ут кино заллары булган һәм якшәмбе көнне бик күп балалар килгән иң югары катта кабынды. Соңгы мәгълүматларга караганда, 64 кеше һәлак булды. 15 кеше хастаханәгә салынды. Хәбәрсез югалучылар турында да мәгълүмат бар.
Россия Хөкүмәте һәлак булучыларның гаиләләренә 1әр миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтү хакында карар кабул итте, Кемерово өлкәсе хакимияте дә шул кадәр үк компенсация ясаячак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International