Татарстанда җирле үзидарә турында законга үзгәрешләр үз көченә керде

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Бүген “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 2018 елның 16 мартындагы 10-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде. Ул федераль законнарга үзгәрешләр керү белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан агымдагы елның 20 февралендә кабул ителгән иде. Аның тексты белән республика парламенты сайтында танышырга мөмкин.
Яңалыклар, аерым алганда, үзарасалым кертү буенча халык җыеннарын җирлек яки шәһәр округы составына керүче һәр торак пункт территориясендә уздыру мөмкинлеген билгели. Моңа кадәр әлеге сорау бөтен муниципаль берәмлек территориясендә үткәрелүче җирле референдумнарда (гражданнар җыеннарында) гына хәл ителә иде.
Закон белән шулай ук җирле үзидарәне тормышка ашыруда халык катнашуының яңа формасы – гәммави тыңлаулар белән беррәттән, шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә муниципаль хокукый актлар проектларын тикшергәндә куллана алырлык иҗтимагый фикер алышулар кертелә. Моннан тыш документ белән “муниципаль берәмлек территориясен төзекләндерү кагыйдәләре” төшенчәсе кертелә, уңайлап төзекләндерү өлкәсендә җирлекләр һәм шәһәр округларының җирле әһәмияттәге, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, ирекле катнашу, шулай ук юл хәрәкәтен оештыру өлкәләрендәге мәсьәләләр аныклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International