Аны республикабыз муниципаль җәмәгатьчелеге башлыгы Әгъзам Гобәйдуллин үткәрде. Чара барышында “Татарстан Республикасы елның иң яхшы якташлыгы” дигән республика конкурсы нигезләмәсенә үзгәрешләр кертелде, Буа якташлыгы президенты Ирек Закировның ул җитәкчелек иткән җәмәгать оешмасының эш тәҗрибәсе турында нотыгы тыңланды. Шулай ук республика якташлыкларының перспектив юнәлешләре турында җанлы фикер алышу булды. Аерым алганда әлеге җәмәгать берләшмәләре эшчәнлеген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең рәсми сайты ярдәмендә популярлаштыру хакында сүз барды, монда алар өчен махсус бүлек булдырылган.