Татарстанда Кемероводагы янгын корбаннарын искә алу акцияләре узды

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Бүген Россиядә Кемерово шәһәрендәге “Кышкы чия” сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган зур янгын белән бәйле гомуммилли матәм чаралары үткәрелде. Утлы фаҗига 25 мартта Кемерово өлкәсе башкаласында булды һәм 64 кешенең, шул исәптән 41 баланың гомерен эзде.
Республикада яшәүчеләр кемероволылар өстенә төшкән бәланы шәхси фаҗигаларыдай кабул иттеләр. Татарстанлылар мемориалларга чәчәкләр, уенчыклар китерә, гыйбадәтханәләрдә һәләк булучыларга багышлап догалар кылына. Казанда хәтер акцияләре Ленин бакчасындагы фонтан янында һәм Бауман урамындагы сәгать янында оештырылды. Гомуммилли матәмнән “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе хезмәткәрләре һәм республика муниципаль җәмәгатьчелеге вәкилләре дә читтә калмады. Алар “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм Татарстанның рухи конфессияләр лидерлары белән Ленин бакчасындагы матәм урынына чәчәкләр салдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International