Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Кемероводагы фаҗига корбаннары файдасына акча җыюны игълан итте. Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, махсус хәйрия акциясе кысаларында “Кышкы чия” сәүдә үзәгендә янгында зыян күрүчеләргә һәр кеше үз теләге белән ярдәм итә ала.
Акчалар “Зәкят” фонды офисында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Лобачевский ур., 6нчы йорт, шулай ук, “Кемерово өчен” дип күрсәтеп, банктагы исәпкә:
Җыемның атамасы “СӘДАКА”
“Зәкят” хәйрия фонды
ИНН/КПП 1655068682/165501001
ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012
р/с № 40703810362190000764
(РФ СБның Казан шәһәрендәге 6669/015 номерлы Совет бүлекчәсе)
Казан шәһәрендә 8610 номерлы ТАТАРСТАН БАНКы СБ бүлекчәсе
к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603
Юридик адресы: 420111, Казан шәһәре, Лобачевский ур., 6нчы йорт.
Исегезгә төшерәбез, дүрт катлы сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын узган якшәмбе, 25 мартта чыкты. Утлы фаҗига 64 кешенең, шул исәптән 41 баланың гомерен өзде.