Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге Кемероводагы фаҗига кайгысын уртаклаша

2018 елның 30 марты, җомга

“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе адресына Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге генераль секретаре доктор Фәхри Солактан Кемероводагы фаҗига белән бәйле кайгы уртаклашу хаты килде.
«Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге (ТДВВ) Кемероводагы янгын корбаннарының туганнары һәм якыннарының, Россия Федерациясеннән ТДВВ әгъзаларының һәм бөтен рус халкының тирән кайгысын уртаклаша,”– диелә хатта.
Исегезгә төшерәбез, Кемерово шәһәрендәге дүрт катлы “Кышкы чия” сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын узган якшәмбе, 25 мартта чыккан иде. Утлы фаҗига 64 кешенең, шул исәптән 41 баланың гомерен эзде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International