Татарстанда “Хокукый марафон” старт алды

2018 елның 30 марты, җомга

Татарстанда” Хокукый марафон” старт алды.Әлеге проектның инициаторлары - Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.
Бу чараның максаты булып гражданнарны хокукый яктан агарту, аларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм хокук бозуларны кисәтү тора. Әлеге акция республиканың һәр муниципаль районы территориясендә чиратлап, айга бер тапкыр үткәреләчәк.
Беренче булып “Хокукый марафон”ны Алабуга муниципаль районы кабул итте. Таңай авылы Мәдәният йортына җыенга 200дән күбрәк кеше килде, алар алдында  Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, җирле үзидарә органнары, адвокатура, нотариат вәкилләре һәм башка экспертлар чыгыш ясады. Алар авыл халкына гамәлдәге законнарның аеруча әһәмиятле нигезләмәләрен аңлаттылар, законнардагы 2018 елгы яңалыклар белән таныштырдылар. Аннары барлык теләүчеләргә түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеге бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International