Бу җәйдән Татарстан юлларында 165 муниципаль хезмәткәр тәртип саклый башлаячак. Шуларның 42се Казанда, 25шәре - Чаллыда һәм Түбән Камада, 12се – Әлмәттә хезмәт итәчәк. Җөмһүриятебезнең тагын 22 муниципаль берәмлегендә икедән алып алтыга кадәр юл хәрәкәте инспекторлары ярдәмчеләре эшләячәк. Бу республикага тәүлек әйләнәсе эшли торган 23 ЮХИДИ экипажын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.