1 апрельдән Татарстанда шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча инде гадәткә кергән санитар-экологик икеайлык башланып китте. #ЭКОяз акциясе Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан беренче ел гына уздырылмый Быел ул #АЙДАВЫХОДИ! шигаре астында үтә. Икеайлык символы быел да татарстанлылар инде ярытып өлгергән Кабан күлен чистартучы аккош.
“Икеайлыкның беренче көннәрендә безгә мөмкин кадәр күбрәк рөхсәтсез чүп-чар түгелгән урыннарны ачыкларга кирәк, муниципалитетлар һәм җир кишәрлекләре милекчеләре аларны май бәйрәмнәренә кадәр юкка чыгарырлык булсын,”– диде Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Татарстан Хөкүмәте йортында узган шимбәдә булган республика киңәшмәсендә чыгыш ясап. Бу чарада “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Александр Шадриков сүзләренә караганда, икеайлык чорында барлык күзәтү органнарына үз вәкаләтләре чикләрендә закон таләпләрен бозуларны ачыклау буенча эшне көчәйтергә кирәк. Хокук бозуларны ачыклау максатларында авиация очышларында карауларны оештыру, тимер юл җирләрен һәм алар янәшәсендәге территорияләрне комиссия ясап карап әйләнү, халык белән актив эш алып бару планлаштырыла.
Санитария-экология икеайлык барышын социаль челтәрләр аша күзәтеп торырга мөмкин булачак. Барлык яңалыклар, фото һәм видео #ЭКОяз-2018 хештегы белән куелачак. Моңа табигатьне саклау акцияләрендә катнашучылар, экология хәрәкәте активистлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, мәктәп укучылары, студентлар – әйләнә-тирә мохитне сакларга теләүче һәркем кушыла ала.
#ЭКОяз-2018 акциясе кысаларындагы беренче киң колачлы чара 2 апрель көнне 12.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Дубравная урамындагы урманда булачак. Анда катнашучыларның җыелу урыны – Прокат үзәге, Дубравная ур., 23А. Үзең белән күтәренке каеф һәм табигатькә ярдәм итү теләге алырга, дип яза Татарстан Республикасы Экология министрлыгы матбугат хезмәте.