2 апрельдән Татарстанда автотранспорт хәрәкәте өчен барлык дүрт боз юлы ябылды. Бүген иртән ГИМС инспекторлары Идел елгасындагы Аракчино - Югары Ослан һәм Зеленодольск – Карамалы Тау участокларында “табигать юлларын” техник таныклау үткәрделәр. Алар нәтиҗәләре буенча Идел бозы буйлап автотранспорт хәрәкәтен туктату турында карар кабул ителде, дип хәбәр итә Татарстан МЧС матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, моннан алдарак, 30 март көнне, җылыту сәбәпле үз эшләрен Чулман елгасындагы Покровское – Красный ключ һәм Соколка – Новозакамск участокларындагы боз юллары тәмамлаган иде.