Самосырово чүплеген рекультивацияләүнең техник этабы 26 апрельдә тәмамланачак, дип яза “Татар-информ”МА.
“Без рекультивацияләүнең беренче этабын төгәллибез. Өемнең өстен 15 метрлап кистек, текә авышлыкны киметтек, грунтны күчердек, чүплекнең бөтен өслеген элпә белән капладык һәм аңа бер метр чамасы калынлыкта балчык түшәдек,”– дип сөйләде бүген журналистларга полигонга баргач Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.
Чүплекнең як-яклары норматив хәленә китерелде – авышлык 20 градуска кадәр кыскарды. Югары өлеше 15 метрга түбәнәйтелде. Дренаж системасы ясалды, ул фильтрланган суны җыюны тәэмин итәчәк һәм һәркайсы 4әр мең кубометрлы ике резервуарга агызачак. Проект буенча фильтрланган су чистартыла һәм атмосферага парлана.
Татарстан территориясендәге иң зур Самосырово чүплеге 32 гектар мәйдан били. Монда күмелгән чүп-чар күләме 45 миллион тоннага җитә. Рекультивациягә кадәр аның биеклеге 45 метрдан артык иде.
Чүплекне рекультивацияләүне узган елның февраль аеннан бирле «Русремстрой” оешмасы башкара. Полигонда эш үлән чәчеп, агач һәм куаклар утыртып, быел көзен тәмамланырга тиеш. Рекультивациягә чыгымнар 274 миллион сум тәшкил итәчәк.