Татарстан коткаручылары язгы ташуга әзерләнә

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычында су биеклеге 10 сантиметрга төште һәм 52,54 метрда тукталды, бу иң соңгы билгедән ике метрдан чак кына азрак, дип хәбәр итә “Татар-информ” МА.
Чаллы янында Түбән Кама сусаклагычында су 6 сантиметрга күтәрелде һәм 63,52 метрда тукталды, бу “кызыл” сызыктан ике метр артыктан түбәнрәк. Түбән Кама ГЭСенең түбән бьефында су биеклеге берьюлы 23 сантиметрга артты. Ләкин куркырга урын юк – иң түбән 60 метрга монда ерак әле. Куйбышев сусаклагычында Тольятти шәһәреннән ерак түгел (Җигулевск ГЭСы) суның 4 сантиметрга төшүе күзәтелә. Иң түбән 53,3 метрга бер метрдан азрак кына кала. Республиканың кече елгаларында әле иң түбән су биеклеге саклана.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International