Зеленодольск шәһәренең М.Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә үткән смотр-концерт белән Татарстанда XVIII Республика “Созвездие-Йолдызлык” ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды.
Конкурс Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронатында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасында уза. Аны оештыручыларның берсе – “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе.
1 февральдән башлап фестивальнең зона турлары Татарстанның 10 муниципаль берәмлегендә булды. Аларда республикабызның барлык шәһәрләре һәм районнарыннан 20000нән күбрәк сәләт иясе катнашты. Район сайлап алу этапларында җиңеп, суперфиналга 5500 лауреат юллама алды. Фестивальнең төп призлары өчен көрәштә алар 8-13 апрельдә Казандагы “УНИКС” сәхнәсендә чыгыш ясаячак.
Унсигезенче “Созвездие-Йолдызлык” фестивале “Миллионынчы катнашучы” шигаре астында уза. Оештыру комитеты быелгы барлык катнашучыларны миллионынчы дип санарга карар бирде, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.