Чаллыда хакимият һәм бизнес төзекләндерү кагыйдәләрен үзгәртүне тикшерделәр

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Эшкуарлар уңайлап төзекләндерү кагыйдәләрен үтәгәндә еш кына кыенлыкларга юлыгалар, аларда бизнес өчен күп төрле нормалар бар. Кагыйдәләр белән элмә такталар кую, кардан чистарту, керү юлларын карап тоту һәм башка күп нәрсәләр җайга салына. Кагыйдәләрдә күрсәтелгән таләпләр еш кына аңлаешсыз йә бөтенләй үтәмәслек була, дип саный эшкуарлар. Нәтиҗәдә бизнеска тиешсез штрафлар да салына.
Бизнес белән хакимият мөнәсәбәтләрендә ”алтын урталыкны” табу өчен, республикада чиновниклар һәм эшкуарлар төзекләндерү кагыйдәләрен ачыктан-ачык тикшерә башладылар. Беренче очрашу Чаллы шәһәрендәге Шахмат-шашка клубында булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, җирле бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре, шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм экспертлар катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International