15 апрельдә Казанда “ЭкоЛогично / Казан” проекты кысаларында икенчел чималны һәм кием-салымны кабул итү күчмә пунктының беренче чыгып җыюы була. Мобиль пункт 10.00 сәгатьтә юлга кузгала һәм Татарстан башкаласының барлык районнарын йөреп әйләнә. Теләге булган һәр шәһәр кешесе, чүп-чарны яңадан эшкәртүгә, киемне һәм тузган әйберләрне яңадан киюгә тапшырып, бу проектны тормышка ашыруга булыша ала, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.