Агымдагы елда Татарстанда юл эшләренә 23,9 миллиард сум тотырга планлаштыралар, дип яза “Татар-информ” МА.
Аларның 2 миллиард сумнан күбрәге 87,8 километр автомобиль юллары төзүгә, шул исәптән республиканың 28 авылын килү юллары белән тәэмин итүгә бүлеп бирелде. Татарстанның 20 торак пункты олы юлларга федераль акчалар исәбенә тоташтырыла. Тагын 12 миллиард сум төбәк юлларын, Казан һәм Чаллы шәһәрләре юл-урам челтәрен ремонтлауга китәчәк. 4 миллиард сумнан күбрәк акчаны төбәк юлларын тотуга сарыф итү карала.