Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы, Татарстан Республикасында Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координация киңәшмәсе һәм Татарстан Республикасында террорга каршы комиссиянең уртак утырышы булды. Бу чара Казан Кремлендә видеоконференцэлемтә режимында узды.
Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, министрлыклар, ведомстволар һәм профильле оешмалар җитәкчеләре, шулай ук муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.
Утырыш темаларының берсе муниципаль районнарда һәм республиканың шәһәр округларында “Куркынычсыз шәһәр” аппарат-программа комплексын тагын да үстерү булды.
Рөстәм Миңнеханов әлеге системаның нәтиҗәлелеген уңай бәяләде. 2017 елда гына да видеокүзәтү камералары ярдәмендә 669 җинаять ачылды, 5476 административ хокук бозу ачыкланды, дип яза Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Киңәшмә барышында шулай ук кешеләрнең суда иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.