Татарстанлыларны ил күләмендәге иң яхшы муниципаль гамәлне сайлап алырга чакыралар

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Россия шәһәрләре берлеге муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәне билгеләү буенча интернет-тавыш бирү үткәрә. Тавыш бирү өчен материаллар иң яхшы муниципаль гамәлләр интерактив картасында күрсәтелгән. Алар арасында Татарстан муниципаль берәмлекләреннән дә проектлар бар. Конкурста республика абруен Казан, Чаллы, Әлмәт, Зәй шәһәрләре, Түбән Кама, Чистай, Югары Ослан муниципаль районнары, Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылы һәм Яңа Чишмә муниципаль районының Яңа Чишмә авыл җирлеге яклыйлар.
Бер теркәлгән кулланучы үз тавышын берничә гамәлгә бирә ала, әмма бер гамәлгә фәкать бер тапкыр гына тавыш бирергә мөмкин.
Тавыш бирү 6 апрельгә кадәр бара. Җиңүчеләр турында рәсми мәгълүмат Россия шәһәрләре берлегенең V Халыкара иң яхшы муниципаль гамәлләр юбилей форумы кысаларында игълан ителәчәк, ул 10-12 апрельдә Бишкек шәһәрендә (Кыргызстан Республикасы) узачак. Тавыш бирүдә иң актив катнашкан шәһәр аерым бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International