Буада җирле үзидарәнең көн кадагындагы мәсьәләләре буенча киңәшмә булды

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин эш сәфәре белән Буа муниципаль районында булып кайтты.
Сәфәре барышында республика муниципаль җәмәгатьчелек башлыгы  “Җирле үзидарәнең көн кадагындагы мәсьәләләре турында” дип аталган семинар-киңәшмәдә катнашты. Әлеге чарада Буа муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде, алар көндә очрашкан проблемалар билгеләнде. Шулай ук районның муниципаль җәмәгатьчелеген тотрыклы үстерүне тәэмин итү бурычлары ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International