Гыйләҗев Габделхак Шәйхетдин улы 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Дәүләт һәм муниципаль хезмәт ветераны Гыйләҗев Габделхак Шәйхетдин улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Габделхак Шәйхетдин улы хезмәт юлын укытучы булып башлады. Комсомол һәм партия мәктәбен үтте, республиканың Лениногорск һәм Минзәлә районнары үсешенә күп көч куйды. 1985-1988 елларда ТАССР Хезмәт буенча дәүләт комитетына җитәкчелек итте.
Ветеранның Татарстан Республикасы социаль-хезмәт өлкәсен аякка бастыруга һәм үстерүгә керткән зур өлеше Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан лаеклы бәяләнде. 4 апрель көнне ул үз Указы белән Габделхак Шәйхетдин улын “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләде.
Юбилярны күренекле дата белән республика муниципаль җәмәгатьчелеге башлыгы Әгъзам Гобәйдуллин шәхсән котлады. Ул Габделхак Шәйхетдин улына исәнлек-саулык, озын гомер теләде һәм аңа Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлеше һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең Рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International