Җирле үзидарә органнарына муниципаль мөлкәт һәм җир кишәрлекләре белән идарә итү өлешендә методологик ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы республикабызның муниципаль берәмлекләре белән үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде. Алар хезмәттәшлекнең киң спектрын, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләре белән алыш-биреш ясау буенча карарлар проектларының гамәлдәге кануннарга туры килүен анализлауны күздә тота.
2018 елның 1 апреленә министрлык муниципаль берәмлекләрнең 769 алыш-биреше буенча 374 мөрәҗәгатен карады. Документларның дүрттән өч өлеше (581 алыш-биреш) эшләп бетерү өчен кире кайтарылды, чөнки алар канун таләпләренә туры килми иде. Шартнамәләрнең фәкать 16 процентында (126 алыш-биреш) гына җитди кимчелекләр ачыкланмады. Тагын 62 алыш-бирешне, документлар пакеты тулы булмаганлыктан, анализларга мөмкин булмады яисә аларны карау ихтыяҗы юк иде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Районнар буенча алыш-бирешләрне анализлау турында җентекле мәгълүмат монда урнаштырылган.