Җирле үзидарә көне – 21 апрельдә – татарстанлылар “Россия 1” һәм “Россия 24” телеканалларында республиканың муниципаль җәмәгатьчелеге тормыш эшчәнлеге турындагы "Җирле Советлар вакыты" һәрайлык тапшыруының өченче чыгарылышын күрә алачак. Ул муниципаль хакимиятнең, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашучы җәмәгатьчелек һәм гражданнарның һөнәри бәйрәменә багышланачак.
Бүген “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе телестудиясендә тапшыруның яңа чыгарылышы яздырылды. Телепроектны алып баручы Дмитрий Второвның кунаклары “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Югары Ослан муниципаль районы Мәйдан авыл җирлеге башлыгы Виктор Михеев һәм Саба муниципаль районы Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов булдылар.
Исегезгә төшерәбез, “Җирле Советлар вакыты” программасын, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе һәм республика муниципалитетлары белән тыгыз хезмәттәшлектә, “Татарстан” ДТРК иҗат төркеме әзерли. Телетапшыруның алдагы чыгарышлары белән монда танышырга була.