Мамадыш муниципаль районында модульле кибет ачылды

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Мамадыш муниципаль районының Тугыз авылында модульле кибет ачылды. Ул республика программасы кысаларында төзелде, авылның нәкъ уртасында урнашкан һәм Келәүш урманчылыгы бистәсендә, Гурьевка зонасында яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтә. Келәүш авыл җирлеге җитәкчелеге кибетнең иске бинасын сүтәргә һәм аның урынында балалар мәйданчыгы төзергә уйлый.
Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктын файдалануга тапшыру чарасында Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрземанов, Мамадыш райпосы рәисе Мансур Фәхриев һәм Келәүш авыл җирлеге башлыгы Борис Иванов катнашты, дип яза “Нократ” газетасы.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International