Кукмара муниципаль районында “Куркынычсыз шәһәр” программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның кысаларында Кукмара шәһәрендә 56 видеокамера урнаштырылган. Шуларның 22се җәмәгать урыннарында хокук тәртибен сакларга ярдәм итә. Алар Кукмара эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте мониторына һәм “Татарстан Республикасы геопорталы” бердәм мәгълүмати ресурсына тоташтырылган. Ел ахырына кадәр шәһәрдә кешеләр күпләп җыела торган урыннарда тагын утыз өстәмә камера урнаштыру планлаштырыла, дип хәбәр итә “Хезмәт даны” район газетасы.
Тагын 34 видеокүзәтү камерасы шәһәрнең күпкатлы 11 йорт ишегалларында тәртипне күзәтеп тора. Видеоязмаларны биредә яшәүче һәркем карый ала, моның өчен идарәче компаниядән логин һәм парольне генә алырга кирәк. Видеокүзәтү язмалары утыз көн буена саклана.