“Татарстанда җирле үзидарә” журналына язылу башланды

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

2018 елның 1 апреленнән 29 июненә кадәр илнең барлык почта бүлекчәләрендә, шулай ук онлайн режимда podpiska.pochta.ru сайтында 2018 елның икенче яртысына вакытлы басма матбугатка язылу кампаниясе уздырыла.
Укучыларның яраткан газеталары һәм журналларына, шул исәптән “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең рәсми басма органы – “Татарстанда җирле үзидарә” (“Местное самоуправление в Татарстане”) журналына язылу өчен өч айга якын вакыты бар.
Безнең басма бүгенгә нәтиҗәле мәгълүмати-аналитика мәйданчыгы булып тора, анда республика муниципалитетларын үстерү уңай тәҗрибәсе һәръяклап анализлана.
Журналга барлык муниципаль районнар, шәһәр округлары, авыл җирлекләре, муниципаль учреждениеләр һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләр ягыннан ярдәм булачагына исәп тотабыз.
“Россия почтасы” электрон һәм кәгазьгә басылган каталогларында басмалар индексы: рус телендә – П 2258 һәм татар телендә – П 2268.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International