Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясендә 2017 ел нәтиҗәләре буенча “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр”, авыл һәм шәһәр муниципаль берәмлекләре арасында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы җәмәгать инициативасы”, шулай ук “Массакүләм мәгълүмат чыраларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуга журналистлар конкурсы” еллык республика конкурслары Оештыру комитеты утырышы булды. Бу чараны республика муниципаль җәмәгатьчелеге башлыгы, Оештыру комитеты рәисе Әгъзам Гобәйдуллин үткәрде.
Утырышны ачып, ул муниципаль идарә өлкәсендә конкурслар Совет тарафыннан 2006 елдан бирле үткәрелүен һәм аларның республика җирле үзидарә органнары эше сыйфатын күтәрергә чакырылуын билгеләп үтте. Менә алтынчы ел инде конкурсларны янәшә оештыручы булып РФ дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы тора.
“Бу чорда конкурс йомгаклары буенча 530 лауреат бүләкләнде, аларның 221е – муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм аларның урынбасарлары, 136сы – муниципаль хезмәткәрләр, 95е – журналистлар һәм редакцияләр, шулай ук җирлекләр, ТОСлар һәм активистлар,”– дип билгеләп үтте Әгъзам Гобәйдуллин.
Быел конкурсларда 42 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы вәкилләре катнашты. Алар 15 номинация буенча 115 гариза бирде.
Муниципаль хезмәткәрләр арасында иң яхшыларны ачыклаганда эксперт төркеме әгъзалары, аерым алганда, дәгъвачыларның җирле үзидарә органнарында эш стажына, уңай эш тәҗрибәсе булуга, бирелгән материалларның тулылыгына һәм ничек рәсмиләштерелүенә игътибар бирделәр. Массакүләм мәгълүмат чаралары эшен бәяләгәндә төп критерийләр булып җирле үзидарә органнары эшчәнлеген яктыртуның объективлыгы һәм тулылыгы, бирелгән темага материалларның даими чыгуы, мәгълүматның көн кадагына сугуы, дәлилле булуы, теманы ачу тирәнлеге һ.б. хезмәт итте.
Быелгы конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү 18 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булачак. Тантаналы церемония елдагыча илнең муниципаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәме – Җирле үзидарә көненә туры китерелә, ул Россиядә 21 апрельдә билгеләп үтелә.