Бүген Питрәч муниципаль районы Званка авылында яшәүче хезмәт ветераны Габдуллин Салихҗан Галимҗан улы 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Ул Татарстанның Чистай, Алабуга һәм Зеленодольск районнарын үстерүгә күп көч куйды.
Шушы көннәрдә республикабызның авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Салихҗан Галимҗан улы Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов Рәхмәтенә лаек булды.
Юбилярны тормышындагы олы дата белән республика муниципаль җәмәгатьчелеге башлыгы Әгъзам Гобәйдуллин шәхсән үзе котлады. Ул Салихҗан Галимҗан улына исәнлек-саулык, озын гомер, барлык эшләрендә уңышлар теләде һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә керткән гаять зур өлеше һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең Рәхмәт хатын тапшырды.