Татарстанда 51064 күп балалы гаилә җир кишәрлеге алырга хокуклы. 46040 гаиләне исемлеккә кертү турында карар кабул ителгән. 35445 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган. Милеккә 30413 кишәрлек бирелгән, бу ел башына исемлеккә кертелгәннәрнең 68 процентын тәшкил итә.
Кичә, 9 апрельдә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булган күп балалы гаиләләр өчен яңа җирлекләр булдыру һәм аларны үстерү мәсьәләсенә комплекслы караш эшләү буенча киңәшмәдә шундый белешмәләр китерелде.
“Россия буенча караганда, без, кызганычка каршы, һич тә алда түгел. Бездә кишәрлекләр бирүнең гомуми дәрәҗәсе фәкать 68 процент кына. Ә бит 82 процент та булганы бар иде, хәзер начарланды. Кишәрлекләрне бирү Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә бик көчле тоткарлана, алар бу рейтингта безне артка сөйри. Әлмәттә күрсәткеч барлыгы 58 процент кына – бу бигрәк тә аз, дип саныйм,”– диде “Татарстан Республикасы күп балалы гаиләләре” җәмәгать оешмасы рәисе Артем Кузнецов, дип яза «Татар-информ” МА.
Аның сүзләренә караганда, республика буенча бирелгән кишәрлекләрнең 1,5 процентында гына йортлар төзелгән, чөнки коммуникацияләр юк һәм милекчеләрнең акчасы җитми. “Йорт төзү җиңел түгел, шактый күп акча кирәк. Без санап карадык, иң кечкенә йортны салырга да 1,5 миллион сум акча кирәк, моннан да арзанрак булмый,” – дип басым ясап әйтте нотыкчы.