Бүген Иске Чүпрәле авылында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең көн кадагындагы мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Чарада “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты. Киңәшмә барышында район муниципаль җәмәгатьчелеген үстерү буенча киң даирә мәсьәләләр күтәрелде.