Татарстан аграрийлары сөт сатып алуның бәяләре түбән булганга зыян күрә

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Республика шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыклары, сөт сатып алу бәяләре түбән булганлыктан, ай саен 140 миллион сумга кадәр акча югалта.
Кичә Татарстан фермерлары, крестьян йорт хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары Ассоциациясе президиумының киңәйтелгән утырышында аның рәисе Камияр Байтимеров шундый шаккаткыч саннар китерде.
“Безне базарда сөтнең арзанаюы объектив сәбәпләр аркасында булуына ышандырырга тырышалар. Һич тә юк. Бу нәкъ менә сөт трейдерларының картель килешүе,”– диде республиканың баш фермеры.
Татарстан фермерлары, крестьян йорт хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары Ассоциациясе сөт җитештерү һәм сату базарын тотрыклыландыру буенча үз тәкъдимнәрен иң якын көннәрдә республикабыз һәм илнең башкарма, законнар чыгару хакимиятләре җитәкчеләренә мөрәҗәгатендә игълан итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International