2018 елның 13 апрелендә Казан Ратушасының колонналы залында “Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларын бүләкләү була. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов, министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың ТИҮ хәрәкәте вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез, гомуми приз фонды 50 миллион сум булган бу конкурсны “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе 2015 елдан бирле үткәрә. Ул ТИҮләрнең эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрүгә, муниципаль берәмлекләр территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча үз инициативаларын тормышка ашыруда халыкның эшлекле һәм социаль активлыгын үстерүгә һәм кызыксындыруга юнәлтелгән.
Конкурс башланганнан бирле анда 360 ТИҮ җиңеп чыкты һәм призлар алды. Алар 160 меңнән 665 мең сумга кадәр грант акчаларына ия булды. 2017 ел йомгаклары буенча республиканың 120 территориаль иҗтимагый үзидарәләренә дә шундый ук ярдәм каралган.
Аларның исемлеге белән монда танышырга була.