Иң якын өч елда Татарстанда авыл маршрутларына ярдәм йөзеннән 570 миллион сумнан артык акча бүлеп бирәчәкләр. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестиция һәм эшкуарлык комитеты утырышында шундый мәгълүмат яңгырады.
“Татар-информ” МА хәбәр иткәнчә, республиканың муниципальара челтәре бүген 22 шәһәрне, 18 шәһәр тибындагы бистәне, шулай ук 3 меңнән күбрәк авыл торак пунктын колачлый. Кеше йөртүдә 580ләп автобус катнаша.