Татарстанда кар сулары дүрт муниципаль район җирлекләрен, суга якын торган өч күперне басты һәм Апас муниципаль районының Чирү авылында яшәүче 14 кешене бүлеп калдырды.
Республикада ташулар белән вазгыятне хәзер махсус оператив штаб контрольдә тота. 28 гидропост сулыкларда су биеклеген тәүлек әйләнәсе күзәтеп тора, 98 вакытлы пост кече елгаларда су дәрәҗәсен тикшерә. Гадәттән тыш хәлләргә катнашу өчен 114 кеше һәм махсус техник билгеләнгән, дип яза «Татар-информ» МА.