Бүген Казан Ратушасының колонналы залында “Татарстан Республикасы елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов, министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың ТИҮ хәрәкәте вәкилләре катнашты.
Чараны ачканда Әгъзам Гобәйдуллин бүген ТИҮләрнең җитди көч булуын билгеләп үтте. 2018 елның 1 апреленә Татарстанда 362 ТИҮ эшләп килә. Алар 1,5 миллион кеше яшәгән территорияне колачлый, ә бу республика халкының 38,5 процентын тәшкил итә.
“Быел үткәрелгән конкурс ТИҮ хәрәкәтенең уңышлы үсә баруын күрсәтте. Конкурста катнашкан ТИҮләр 28 меңнән артык төрле чара, шул исәптән 4 мең спорт чарасы, 5 меңгә якын мәдәни-массакүләм, социаль яктан авыр хәлдәге гражданнарга булышу йөзеннән – 5 меңнән артык, уңайлап төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча 8 мең диярлек чара үткәрде,”– дип билгеләп үтте республика муниципаль җәмәгатьчелеге башлыгы.
Республикада территориаль иҗтимагый үзидарәләре хәрәкәтенең уңышлы үсүенә Татарстанда гамәлгә ашырылучы граждан инициативаларына булышлык системасы этәргеч бирә. Әйтик, 2014 елдан башлап шәһәр, авыл җирлекләре һәм шәһәр округлары ТИҮ җитәкчеләре ай саен 10 һәм 15 мең компенсация түләүләре ала. Агымдагы елда бу максатларда республика бюджетыннан 69 миллион 300 мең сум акча бүлеп бирелде.
Гомуми приз фонды 50 миллион сум булган бу конкурсны “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе 2015 елдан бирле үткәрә. Ул ТИҮләр эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрүгә, муниципаль берәмлекләр территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча үз инициативаларын тормышка ашыруда халыкның эшлекле һәм социаль активлыгын үстерүгә һәм кызыксындыруга юнәлтелгән. Конкурс башланганнан бирле анда 360 ТИҮ җиңеп чыкты һәм призлар алды. Алар 160 меңнән 665 мең сумга кадәр грант акчаларына ия булды. Бу акчалар территорияләр, парклар, скверларны төзекләндерүгә, кече архитектура формалары урнаштыруга, социаль-мәдәни чаралар уздыруга, бәйрәм декорацияләре, бүләкләр сатып алуга һәм халык куркынычсызлыгын күтәрүгә юнәлтелгән чараларга тотылган.
“2018 ел конкурсы йомгаклары буенча шулай ук 120 ТИҮгә грантлар бирелә. Форсаттан файдаланып, республика җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка безнең барлык башлангычларыбызны һәръяклап хуплаган өчен рәхмәт сүзләре әйтәсем килә,” – дип йомгаклады Әгъзам Гобәйдуллин.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, үз чиратында, ТИҮләрнең уңышлы эшләве өчен шартлар тудыру хәзерге этапта дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының өстенлекле бурычларыннан берсе булып калуын билгеләп үтте.
“Без бүген күреп торабыз, ТИҮләр нәтиҗәле эшли, үсә баралар. Дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары һәм гади гражданнар арасында үзара аңлашу булганда, без иҗтимагый проблемаларга игътибар җитмәүдән зарлана алмыйбыз,” – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Аның сүзләренә караганда, республика дәүләт хакимияте органнары киләчәктә дә җирле үзидарәне үстерүгә, гражданнар инициативаларына һәръяклы ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк. Бер үк вакытта якларның уртак нәтиҗәле эшчәнлегенең төп шарты булып, беренче чиратта, кешеләрнең яшәү сыйфатын, алар кайда торуга карамастан, яхшыртырга омтылу торырга тиеш, дип саный Рөстәм Нигъмәтуллин.
Конкурста җиңүчеләр һәм приз алучылар исеменнән республика җитәкчелеге һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе адресына рәхмәт сүзләре белән Түбән Кама шәһәренең 6 һәм 7 номерлы микрорайоннары ТИҮ рәисе Лариса Орлова чыкты. Чара ахырында истәлек өчен күмәк фотога төшү булды.