Бүген Бөтенроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы президиумы утырышы булды. Чара видеоконференцэлемтә режимында “Бердәм Россия” партиясенең үзәк һәм төбәкләр башкарма комитетлары биналарыннан уздырылды. Әңгәмәгә Конгресс президенты, Россия Дәүләт Думасында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Виктор Кидяев җитәкчелек итте. Чарада “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкарма сәркатибе урынбасары – юридик идарә башлыгы Сергей Столяров катнаштылар.
Утырышның төп темасы Бөтенроссия муниципаль берәмлекләр конгрессының Гомуми җыелышы вакытын билгеләү иде. Ул агымдагы елның 18 маена планлаштырыла һәм Федераль Җыелышның ике палатасы вәкилләре һәм илнең башкарма хакимияте кызыксынган органнары җитәкчеләре катнашында узарга тиеш. Көн тәртибенә Конгрессның 2017 елдагы эшчәнлеге турында хисап, агымдагы елга сметаны раслау мәсьәләләре кертелде. Шулай ук утырыш барышында Конгрессның җитәкчелеге һәм эш органнары: президенты, вице-президенты, президиум әгъзалары, ревизия комиссиясе, палаталар һәм комитетлар рәисләре сайланачак.