“Татарстан мэрлары халык рейтингы” проектының арадаш нәтиҗәләре билгеле булды. Ул “ФедералПресс” Россия мәгълүмат агентлыгы тарафыннан башлап җибәрелгән иде, дип яза “Татар-информ” МА.
Ачыктан-ачык тавыш бирүдә теләге булган һәркем катнаша алды. Алар берничә сорауга җавап бирергә тиеш иде. Сорауларның берсе болай яңгырый: “Мэрларның кайсы Татарстан һәм анда яшәүчеләр каршында иң зур казанышка иреште?” Тавыш бирү йомгаклары буенча беренче бишлекне, 1118 тавыш җыеп, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкли. Автоград башлыгы Наил Мәһдиев 772 тавыш белән икенче урында. Өченче урынны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин биләде, аның кандидатурасын 485 граждан хуплады.
“Яшәүчеләр өмете” номинациясендә Наил Мәһдиев җиңде, ул 1191 тавыш җыйды. Бу рейтингта икенче булып 780 кеше хуплаган Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров танылды. Өченче призер – 534 кеше тавыш биргән Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов.
“Халык мэры” исемен Татарстан муниципалитетларының 20 башлыгы дәгъвалый. Алар соңгы өч айда теге яки бу яктан массакүләм мәгълүмат чараларында искә алыну принцибы буенча сайлап алынды.