15 апрельдән Татарстанда урман янгыннарыннан саклану чоры башланды

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

15 апрельдән Татарстанда урман янгыннарыннан саклану чоры башланды, дип яза “Татар-информ” МА. Бүгенге брифингта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Казюров әйткәнчә, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар штрафка тартылычак.
Административ җәза физик затлар өчен бер ярымнан өч мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - уннан алып 20 мең сумга кадәр, юридик затларга – 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International