Быел Чаллы шәһәрендә Азатлык үзәк мәйданын реконструкцияләүнең икенче этабына 260 миллион сум тотачаклар. Акчалар спираль рәвешендәге өстән күзәтү мәйданчыгы, кафе, балалар мәйданчыклары булдыруга, кече архитектура формалары сатып алуга һәм урнаштыруга һәм башка бик күп нәрсәгә сарыф ителәчәк. Азатлык мәйданында клумбалар ясаячаклар һәм күпъеллык чәчәкләр утыртачаклар. Шулай ук бу этапта футбол буенча дөнья чемпионаты өчен фан-зона оештыруга төп мәйданны әзерләү башлана. Объектта эшләр башланды инде, дип яза “Татар-информ” МА.
Азатлык мәйданын төзекләндерүнең беренче этабы 2017 елда башкарылды. Төрле чыганаклардан бүлеп бирелгән 200 миллион сумга шәһәрнең баш территориясендә җәяүлеләр һәм велосипедчылар хәрәкәте өчен уңайлы киңлек булдырылды.